«Тормышымдагы иң яхшы китап»: акция-квилт (0+)
17
Июнь 2022
Җомга
1 июньнән 17 июньгә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә «Тормышымдагы иң яхшы китап» дигән акция-квилт үтте. Абонемент бүлегендә стенд урнаштырылды, анда теләге булганнар китап формасындагы кәгазьләрдә үзенең яраткан китабы исемен язып куя алды. Укучыларыбыз рус һәм чит ил классик әдәбиятына һәм заманча әсәрләргә өстенлек бирде. Без акциядә катнашучыларның барысына да үзләре яратып укый торган әдәбият белән уртаклашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Укучыларыбыз өйдә уку өчен әдәбият сайлаганда стендтагы мәгълүматтан файдаланыр дип ышанып калабыз. |